news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Махсус хәрби операциядә һәлак булганнар истәлегенә Түбән Камада мемориал куярга җыеналар

Махсус хәрби операция барышында һәлак булган түбәнкамалылар истәлегенә багышланган мемориалны 2025 елда төзү планлаштырыла, проект расланган инде. Бу хакта матбугат конференциясендә шәһәр мэры Рамил Муллин сөйләде. «Туган як» сайтында шул хакта хәбәр ителә.

Комплекс сугышчы-интернационалистлар һәйкәле янында урнаштырылачак.

«2025 елда без махсус хәрби операция зонасында һәлак булганнар истәлегенә комплекс төзергә планлаштырабыз. Ата-аналар теләге буенча, аны Төзүчеләр проспектында урнашкан сугышчы-интернационалистларга багышланган мемориаль комплекс янында урнаштырырга телибез. Без инде макетны расладык һәм бу юнәлештә эшлибез», — дип хәбәр итте шәһәр башлыгы.

news_right_1
news_right_2
news_bot