news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Махсус операциядә һәлак булган хәрбиләрне Казанда искә алдылар

Бүген Казанда Җиңү паркында «Алга» батальоны хәрбиләренә багышланган митинг узды, алар засадага эләгә һәм 2023 елның 6 февралендә һәлак була. Митингны оештыручы булып һәлак булган хәрбиләрнең берсенең әтисе чыгыш ясады.

«Чарага мин озак әзерләндем. Бүген безне уртак кайгы җыйды. Минем өчен өченче рота улларым кебек иде. Алар минем улым белән бергә һөҗүмгә барган», - дип уртаклашты чараны оештыручы, һәлак булган хәрбинең әтисе Юрий Мариненко.

Фото: © «Татар-информ», Кирилл Гумиров

Митингта махсус хәрби операция хәрбиләре дә катнашты. Моннан тыш, чарада туганнары, һәлак булган хәрбиләрнең гаилә әгъзалары, шулай ук «Алга» батальоны хәрбиләре катнашты.

«Чара «Хәтер шәме» дип атала. Ул 2023 елның 6 февралендә «Алга» батальонының өченче ротасы засадага эләккәч, һәлак булган хәрбиләр хөрмәтенә оештырылган. 38 кешенең 18е һәлак булган», - дип сөйләде 181 мәктәп укытучысы, «Хәтер шәме» чарасын оештыручының ярдәмчесе Мәлик Хәйруллин.

Мәңгелек ут тирәсендә 2023 елның 6 февралендәге вакыйгалардан соң һәлак булган яки хәбәрсез югалганнарның фотосурәтләре куелган. Һәр фотография янында шәм тора иде. Чара ахырында аларны митингта катнашучылар кабызды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100