news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Махсус хәрби операциядә һәлак булган хәрби истәлегенә Аксубайда мемориаль такта ачылды

Махсус хәрби операциядә һәлак булган хәрби истәлегенә Аксубайда мемориаль такта ачылды
"Авыл таңнары"

Аксубай районының Шәрбән авылында Алмаз Тимбиков истәлегенә мемориаль такта ачылды. Ул махсус хәрби операция зонасында һәлак булган. Бу хакта «Авыл таңнары» сайтында хәбәр итә.

«Бүген безнең үз геройларыбыз бар. Ватаныбыз алар белән горурлана! Үзебезнең Николай Гастелло – Герман Захаров, үз Матросовларыбыз – артиллеристлар Булат Шакиров һәм Алмаз Тимбиков. Яшьләргә үрнәк алырлык кешеләр бар! Алар махсус хәрби операция башлануның беренче көннәрендә үк Ватан мәнфәгатьләрен яклауга күтәрелде. Әйе, алар һәлак булды. Аларга мәңгелек дан!», – диде район башлыгы Камил Гыйльманов

Тантанада чыгыш ясаган генерал-майор Анатолий Молоствов катнашучыларны берләшергә чакырды.

Чирмешән һәм Аксубай районнары хәрби комиссары Сергей Иванов Алмаз Тимбиковның әти-әнисенә Батырлык ордены тапшырды. Ватаныбызның батыр улын – Алмазны бер минутлык тынлык белән искә алды.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100