news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Махсус хәрби операциядә һәлак булган Раил Надриевның исемен Актанышта мәңгеләштерделәр

Актаныш технология техникумында 2022 елда махсус хәрби операциядә һәлак булган Раил Надриевның исемен мәңгеләштерделәр.

Раил районның авыл хуҗалыгы белгечләрен әзерләүче уку йорты өчен чит кеше түгел. Мари Суыксуы мәктәбен тәмамлагач ул биредә һөнәр ала. Соңыннан озак та үтми армия сафларына китә. Хәрби хезмәтен төгәлләгәч махсус хәрби операциядә катнашу өчен үз теләге белән контракт төзи. Авырлыклар алдында каушап калмаска өйрәнгән егет иптәшләренең гомерен саклап калу бәрабәренә һәлак була.

Геройның исемен мәңгеләштереп технология техникумында Раил Надриев исәлегенә мемориаль такта куелды. Тантаналы чарада Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов, башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Ильясов, аның социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрова катнашты. 

 

news_right_1
news_right_2
news_bot