news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Махсус хәрби операциядә һәлак булган Кукмара хәрбиенә истәлек тактасы ачылды

Махсус хәрби операциядә һәлак булган Кукмара хәрбиенә истәлек тактасы ачылды
Фото мәктәп архивыннан

Кукмараның өченче урта мәктәбендә әлеге белем йортының чыгарылыш укучысы, махсус хәрби операция вакытында һәлак булган рядовой Илнур Нәҗиповка мемориаль такта ачылды. Бу хакта «Хезмәт даны» сайтында хәбәр ителә.

«1995-2005 елларда Нәҗипов Илнур Салават улы белем алды. Ул 2023 елның 24 маенда махсус хәрби операциядә батырларча һәлак булды. Россия Президенты карары белән үлгәннән соң Батырлык ордены белән бүләкләнде», — дип язылган анда.

Илунр быелның 6 апрелендә үз теләге белән хәрби килешү төзи, ә инде 18 апрельдә махсус хәрби операция зонасына эләгә. Ул килешүне машина йөртүче булып төзесә дә, йөрәге кушу буенча штурм отрядына күчә. Луганск Халык Республикасындагы торак пунктларның берсен штурмлаган вакытта 24 май көнне батырларча һәлак була. Герой шәһәрнең яңа мөселман зиратындагы «Дан аллея»сенә җирләнде.

Мемориаль тактаны ачу тантанасында район җитәкчелеге, Илнурның әнисе, хатыны, олы улы, туганнары, якыннары, дуслары, укытучылар һәм укучылар катнашты.

«Илнур — барыбыз өчен дә батырлык һәм ныклык үрнәге. Ул куркусыз, һәрчак ярдәмгә килергә әзер, беркемнең дә кайгысын читләп узмый торган егет булып, безнең күңелләргә кереп калачак. Якташ Геройларның батырлыгы — мәңгелек!» — диелде мәктәптә узган тантанада.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100