news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Махсус хәрби операциядә һәлак булган Кукмара егетен җирләделәр

Махсус хәрби операциядә һәлак булган Кукмара егетен җирләделәр
Фото: Алсу Сәләхетдинова/«Кукмор-информ»

Бүген Кукмарада Әмир Миннемуллинны соңгы юлга озаттылар. Ул махсус хәрби операция зонасында һәлак булган. Бу хакта «Хезмәт даны» сайтында Алсу Сәләхетдинова яза.

Матәм митингы район Мәдәният йортында узды. Анда район Башкарма комитеты җитәкчесе Азат Гарифуллин, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Гелүс Баязитов, район хәрби комиссары Альберт Гомәров, хәрби хәрәкәт, иҗтимагый оешма вәкилләре һәм башкалар катнашты. Алар Геройның якыннарына үзләренең кайгы уртаклашу сүзләрен ирештерде.

Әмир Миннемуллин — тумышы белән Чишмәбаш авылыннан. Ул махсус хәрби операция зонасында инженер-саперлар бүлекчәсе командиры булып хезмәт итә. Хәрби бурыч үтәгән вакытта батырларча һәлак була.

Хәрби бурычын үтәгәндә күрсәткән батырлыгы һәм фидакарьлеге өчен Әмир Таһир улы үлгәннән соң Батырлык орденына тәкъдим ителә.

news_right_1
news_right_2
news_bot