Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Махсус хәрби операциядә һәлак булган Балтач егетләренең якыннарына медальләр тапшырылды

Махсус хәрби операциядә һәлак булган Балтач егетләренең якыннарына орден һәм медаль тапшырылды. Бу югары дәүләт бүләкләре аларның Ватан алдындагы изге бурычларын намус белән үтәүләрен, курку белмәс батырлыкларын һәм фидакарьлекләрен таныту булып тора. Бу хакта «Хезмәт» сайтында хәбәр ителә.
Махсус хәрби операция барышында күрсәткән батырлыклары һәм фидакарьлекләре өчен Россия Федерациясе Президентының карары белән шәһит киткән рядовой Линар Закиров Батырлык ордены белән, ә рядовой Ринат Аитов «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнделәр.
Бу югары дәүләт бүләкләре аларның Ватан алдындагы изге бурычларын намус белән үтәүләрен, курку белмәс батырлыкларын һәм фидакарьлекләрен таныту булып тора.
Әлеге бүләкләрне хәрбиләрнең әти-әниләре, туганнары һәм балаларына тапшырылды.
«Батыр йөрәкле уллар, егетләр тәрбияләгән әти-әниләр алдында башымны иям! Аларга сабырлык һәм сәламәтлек телим», – диде район башлыгы Рамил Нотфуллин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз