news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Махсус хәрби операция зонасыннан ялга кайткан Кукмара егете хезмәттәшләре белән очрашты

Махсус хәрби операция зонасыннан ялга кайткан Кукмара егете хезмәттәшләре белән очрашты
Фото: Алсу Сәләхетдинова, http://kukmor-rt.ru/

Кукмарада шәхси эшмәкәр Мөнировларда шофер булып эшләп, үз теләге белән махсус хәрби операция зонасына киткән Алексей вакытлыча ялга кайтты. Шушы көннәрдә ул хезмәттәшләре белән очрашты. Бу хакта «Хезмәт даны» хәбәр итә.

«Туган яктан чыгып киткәнгә дә җиде ай вакыт узды. Яраткан, хөрмәт иткән хезмәттәшләрем белән күрешергә дә атлап кына түгел, ә очып диярлек килдем», — ди ул.

Алексей бүгенге көндә махсус хәрби операция зонасында алгы сызыкта катнаша. Позывное — «Купер». Батыр йөрәкле ир-егетне Кукмарада әнисе, тормыш иптәше, улы, якыннары һәм дуслары көтә. Гуманитар ярдәм алып килүче егетләргә, райондашларга да бик рәхмәтле ул. «Борчылмагыз, бар да яхшы булыр. Без җиңү белән кайтачакбыз!» — ди хәрби.

Фото: Алсу Сәләхетдинова/

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100