Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Махсус хәрби операция зонасыннан кайтучы үзенә хат язган укучыны эзләп тапкан
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

Махсус хәрби операция зонасында хезмәт итүче Алабугада 10нчы күп профильле лицейга килеп, аңа хат язган укучы кызга рәхмәт сүзләре җиткерде.
Хәрби отпускка кайткан. Иң беренче чиратта, ул махсус хәрби операция зонасында булганда үзенә хат язган укучы кызны эзләп тапты. 9 сыйныф укучысы Аделина өчен дәрестә хәрбине күрү зур бүләк булды. Хәрби очрашуга гаиләсе белән килде, кызга хаты өчен рәхмәт сүзләре әйтте һәм чәчәкләр бүләк итте. Бу хакта «Алабуга нуры» сайтында хәбәр ителә.
Алабугалы бу хатны сентябрьдә гуманитар ярдәм белән бергә алган һәм шуннан бирле аны үзе белән йөртә. Аның сүзләренчә, мондый куәтләү сүзләре язылган хатлар һәр хәрби өчен бик мөһим һәм бик кирәк. Аның сүзләрен ишеткән Аделинаның күзләре яшьләнде.
Хатны Аделина бу темага багышланган дәрес вакытында язган.

Фото: © «Алабуга нуры»
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз