Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Махсус хәрби операция зонасындагы Лениногорск хәрбиенә туганы машина бүләк иткән
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

Лениногорскиның Керкәле авылыннан махсус хәрби операция зонасында хезмәт итүчегә туганнан туган абыйсы «УАЗ Патриот» машинасын бүләк иткән. Мобилизацияләнгән хәрби туган авылына берничә көнгә генә, машинага документлар рәсмиләштерергә генә кайткан. Бу хакта «Заман сулышы» хәбәр итә.
«Хәрби операция зонасындагы юллар ком, таш, кар белән бергә буталып, «ботка» хәленә килә. Анда менә шундый бар җирдә йөри ала торган машина бик тә кирәкле. Бу машинада азык-төлек продукциясе алырга барырбыз, урман полосаларында патрульлек итәрбез. Туганнан туган абыема шундый ярдәм өчен бик зур рәхмәт», - ди «Тоха» кушаматлы хәрби.
Аның туганнан туган абыйсы – Алмаз Насыйбуллин. Ул – игелекле, ярдәмчел. Махсус хәрби операция башланганнан бирле гуманитар ярдәм җыюда төрлечә булыша. «Без шул җирдә яшибез барыбыз да, ул минем туган. Ничек булышмыйсың, ди. Мөмкинлек тугач, үземнең бурычым итеп саныйм», - ди ул.
Хәрбинең бертуган абыйсы Ильмир Фазлыев – Алмаз Насибуллин җитәкләгән фирмада директор урынбасары булып эшли. Аның әйтүенчә, энесенә һәм башка якташларга гуманитар йөк туплауда ярдәмне күрсәтәләр. «Бу юлы бар җирдә йөри ала торган «вездеход» машинасы кирәк икәнен белгәч, машина белән ярдәм итәргә булдык. «УАЗ Патриот»ның тәгәрмәчләрен чыдамлыракка алыштырдык, эчке якта бераз үзгәрттек һәм шулай итеп махсус хәрби операция өчен әзерләдек», - дип сөйли Ильмир Фазлыев.
Аның әйтүенчә, машинаның багажнигы да буш китмәячәк, анда посылкалар, азык-төлек продуктлары, кирәкле киемнәр була.
Шунысын да әйтергә кирәк: Керкәле авыл җирлеге башлыгы Ленар Бигманов шулай ук һәрвакыт гуманитар ярдәм җыюда актив катнаша, алай гына да түгел, хәтта хәрби хәрәкәтләр бара торган җиргә илтеп бирүдә дә катнаша.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз