Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Махсус хәрби операция зонасында яңа намаз уку бүлмәсе ачылган
Махсус хәрби операция зонасында яңа намаз уку бүлмәсе ачылган. Бу хакта Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәтенең Мөфтиләр шурасы хәбәр итә.
Махсус хәрби операция зонасындагы бүлекчәләрнең берсенең командованиесе Донецк Халык Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенә мөселман хәрбиләр өчен намаз уку бүлмәсе ачуны сорап мөрәҗәгать иткән.
Донецк Халык Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Рәшит хәзрәт Брагинның фатихасы белән Донецк шәһәре мөселман җәмгыяте вәкилләре һәм хәзрәтләр Насыйр Холматов, Тухтасын Йосыпов, Зиннур Сөнгатов, Орзу Ортиков, Алим Канчеров, Мамед Рәсүлев хәрбиләр янына юл тоткан. Алар Коръән китаплары, дини әдәбият, атрибутика һәм бүлмә өчен келәмнәр алып килгән.
Беренче намазны Донецк Җәмигъ мәчете имам-хатыйбы Насыйр Холматов үткәрде. Яңа намаз уку бүлмәсе хәрбиләребез өчен көч урыны булсын һәм сакчыларыбызның сугышчан рухын арттырсын, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз