news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Махсус хәрби операция зонасында катнашучы Түбән Кама балаларына рәхмәт белдерде

Махсус хәрби операция зонасында катнашучы Түбән Кама балаларына рәхмәт белдерде
Фото Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтыннан

Махсус хәрби операциядә катнашучы яшь түбәнкамалыларга фронтка җибәргән рәсемнәре өчен рәхмәт белдерде. Бу хакта Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

22нче балалар бакчасына махсус хәрби операция зонасында катнашкан хәрби килде. Ул 6, 7нче микрорайоннарның Территориаль иҗтимагый үзидарә советы рәисе Лариса Орлова белән бергә 4 нче төркемдәге балалар янында кунак булды.

«Һәрвакыт минем янымда сез ясаган рәсем булды. Ул миңа булышты. Безгә ешрак языгыз, сездән хатлар алу бик рәхәт», – диде хәрби һәм балаларга татлы бүләкләр тапшырды.

Искәртик, Түбән Камада яшәүчеләр махсус операциядә катнашучы хәрбиләргә гуманитар ярдәм җибәрә. Азык-төлек, кием-салым, шәхси гигиена чаралары һәм кирәкле эш коралларыннан тыш, посылкаларга балалар хатлары һәм рәсемнәре дә салына.

news_right_1
news_right_2
news_bot