Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Махсус хәрби операция зонасында җир астында мәчет төзегәннәр
Төмән өлкәсе Яркәү районының Түре авылында яшәүче Илнат Шәфиев Махсус хәрби операция зонасында хәрби бурычларын үтәүче иптәшләре белән бергә мөселман кардәшләренә намаз уку өчен мәчет төзеде. Бу хакта «Яңарыш» газетасы хәбәр итә.
Мәчет җир астында 2-3 метр тирәнлектә урнашкан.
Кыр мәчете Луганск юнәлешендә эшли башлады, дога кылу һәм сугышчыларга рухи ярдәм күрсәтү өчен шартлар тудырылган.
Башкортстан Республикасының Күмертау шәһәрендә яшәүче, МХО зонасындагыларга гуманитар ярдәм күрсәтүче кешеләр дә битараф калмады. Барлык җыелган гуманитар ярдәмне мөхтәсибәт эшләре идарәчесе Фәнис хәзрәт Әлимбаев үзе китерде, диелә хәбәрдә.
Егетләр бу ярдәмне зур рәхмәт белән кабул иттеләр, һәм хәзер безнең мөселман сугышчыларыбыз уңайлы шартларда үз догаларын тыныч кына башкара ала, дип хәбәр ителә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз