news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Махсус хәрби операция зонасында һәлак булган әлмәтле хөрмәтенә мемориаль такта куелды

Махсус хәрби операция зонасында һәлак булган әлмәтле хөрмәтенә мемориаль такта куелды
Фото: Әлмәт муниципаль районы башлыгы матбугат хезмәтеннән

Махсус хәрби операция зонасында батырларча һәлак булган Әлмәт хәрбие Динар Кадыйров хөрмәтенә мемориаль такта куелды. Бу хакта «Әлмәт таңнары» яза.

2022 елның октябрендә Динар өлешчә мобилизация кысаларында хәрби хезмәткә алына һәм взвод командиры итеп билгеләнә. 30 декабрьдә аның подразделениесе артиллерия утына эләгә. Миномет уты астында офицер отрядның бер өлешен ут астыннан чыгара, ә аннары, аларны коткару өчен, яралы иптәшләре янына кайта. Шул вакыт снаряд кыйпылчыгы аның гомерен өзә.

Яшь геройның хатыны, улы һәм кечкенә кызы калган, Динар аны күрергә өлгерә алмаган — ул инде аның үлеменнән соң туган.

Мемориаль тактаны Динар яшәгән йортның фасадына урнаштырдылар. Бу чара Ватанны саклаучылар елында аеруча әһәмиятле. Ачылу тантанасына туганнары, дуслары, хезмәттәшләре һәм шәһәр халкы җыелды.

«Без Динарның батырлыгы белән горурланабыз һәм үз гомерләре бәрабәренә илебезнең бәйсезлеген саклап калучыларны искә алабыз. Каһарманнарыбызга мәңгелек дан һәм мәңгелек хәтер! Сез һәрвакыт безнең ярдәмгә өмет итә аласыз», — диде район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айдар Каюмов.

Геройны бер минут тынлык белән искә алдылар һәм мемориаль тактага чәчәкләр куйдылар.

news_right_1
news_right_2
news_bot