news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Махсус хәрби операция зонасында эшләүче пешекче: Берләшсәк, дошманны тизрәк җиңәчәкбез!

Чаллыдан китеп, Лисичанскида пешекче булып эшләүче Рөстәм Гатин төрле һөнәр вәкилләрен махсус хәрби операция зонасына барырга өнди. Бу хакта ул «ВСЕ СВОИ» телевизион марафонында Чаллыдан туры элемтә барышында әйтте.

«Без, пешекчеләр, тәмле ризык пешерәбез. Илгә шулай файда китерергә тырышабыз. Биредә инженер, IT белгечләр дә бик кирәк булыр иде. Берләшсәк, хәрби хезмәткә контракт төзесәк, дошманны тизрәк җиңәчәкбез. Бергәлектә – көч! Барыбыз да Ватан сагына басарга тиеш», – дип саный Рөстәм Гатин.

Искәртеп үтик, «ВСЕ СВОИ» телевизион марафоны барышында контракт хезмәте һәм махсус хәрби операция турында барлык актуаль мәгълүмат, шулай ук геройлар тарихы, социаль ярдәм чаралары турындагы сорауларга җаваплар яңгырый.

Тулы трансляцияне ТНВ телеканалында, ВКонтакте социаль челтәрендә «Татарстан Республикасы» рәсми берләшмәсе сәхифәсе аша, социаль челтәрләрдә карарга, «Бим-радио», «Күңел» радиосы, «Авторадио», «Ди-ФМ»да тыңларга мөмкин. Тамашачылар heroes-tatarstan.ru сайтына кереп яки 117 телефоны аша, QR код аша контакт үзәге чатына кереп, контракт хезмәте турында сорауларын бирә ала.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100