news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Махсус хәрби операция зонасына ярдәм ташучы коры ашларга югары бәя биргән

Махсус хәрби операция зонасына ярдәм ташучы коры ашларга югары бәя биргән
Фото: https://laishevskyi.ru/

Лаеш районы волонтерлары еш кына бөтен гаиләләре белән эшли. Башта берсе волонтерлык туганлыгына кушыла, аның артыннан башка туганнары да тартыла. Хәтта балалар да кушыла. Бу хакта «Кама ягы» сайтында хәбәр ителә.

Һәм һәркем җиңүгә, безнең хәрбиләргә ярдәмгә үз өлешен кертә. Анда, алгы сызыкта алар ярдәм сизәләр. Безнең алар өчен борчылуыбызны һәм кем ничек булдыра алганча ярдәм итүебезне дә сизәләр.

«Кызлар, бу юлы ирем «бер генә ашны булса да ашап карарга рөхсәт ит инде. Югыйсә мин барысын да ташыйм, ә үзем ашап карамадым» диде, дип бүлешә волонтер ханым.

Ул ашны ошаткан, бик куе һәм туклылклы дип белдергән.

Искәртик, Лаеш районында «Үзебезнекеләргә ярдәм» хәйрия фонды эшли. «Хәрбиләр белән Җиңүне якынайтучыларга кушылыгыз. Бергә булсак, безне сындырып булмый!» – диелгән хәбәрдә.

Фото: © https://laishevskyi.ru/

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100