news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Махсус хәрби операция зонасына Кукмарадан тагын бер автомунча җибәрделәр

Кукмарадагы «Сугышчан кардәшлек» оешмасы чираттагы автомунчаны Сватово юнәлешендәге хәрбиләр өчен ясап җибәрде. ГАЗ-3308 автомобиленә көйләнелгән әлеге мунча район хакимияте һәм мәрхәмәтле кешеләрнең матди ярдәме хисабына булдырылды. Бу хакта «Хезмәт даны» хәбәр итә.

Махсус хәрби операция башланганнан бирле бу «Сугышчан кардәшлек» ир-егетләре тарафыннан ясалган бишенче мунча.

Бүгенге көндә әлеге бердәмлек «Солдатларга ярдәм» акциясен башлап җибәрде. Чираттагы ярдәм 25 декабрьдә китәр дип көтелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot