news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Махсус хәрби операция зонасына Бөгелмәдән гуманитар ярдәм машинасы килеп җиткән

Бөгелмәдән махсус хәрби операция зонасына 1 миллион сумнан артык суммага ике тоннага якын гуманитар йөк китерелгән. Бу хакта «Бөгелмә авазы» сайтында хәбәр ителә.

Безнең хәрбиләр җылы әйберләр, азык-төлек, генератор, бензин пычкысы, рация, мич-буржуйкалар алды. Күп нәрсә Донецк хәрби госпиталенә кварц лампалары, тонометр, җиһазлар, медицина кирәк-яраклары, медикаментлар, шул исәптән вирусларга каршы дарулар китә.

Шулай ук безнең хәрбиләргә «Кайтырга вәгъдә итәм!» хәйрия акциясе буенча кайнатмалар килеп иреште. Бу - җанны җылытучы, гуманитар ярдәм.

Йөк Бөгелмә районы һәм Бөгелмә эксплуатация локомотив депосы халкы көче белән җыелган. Аны шәхси автотранспорт чарасы белән Бөгелмә станциясенең эксплуатация локомотив депосының беренчел профсоюз оешмасы рәисе озаткан.

2023 ел башыннан махсус хәрби операция зонасына 66,5 тонна авырлыктагы 22 гуманитар йөк җибәрелгән.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100