news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Махсус хәрби операция ветераны электрон таныклыклыгы нинди булачагы билгеле

Махсус хәрби операция ветераны яңа электрон таныклыклары нинди булачагы билгеле.Моннан тыш, таныклыкны алу, аны активлаштыру һәм куллану турында тәфсилле инструкцияле инфографика, шулай ук банк һәм төбәкләрнең социаль хезмәте эш тәртибе белән мәгълүмат басылып чыкты.

Искәртик, махсус хәрби операциядә катнашучыларга хәрби хәрәкәтләр ветераны электрон таныклыклыгы биреләчәк. Алар стандарт пластик карталар төсле була.

Фото: © «Татар-информ»

Махсус хәрби операция ветераннарына моңа кадәр бирелгән барлык ташламалар документның кәгазь версиясен күрсәтеп тә, электрон таныклык буенча да биреләчәк.

Фото: © «Татар-информ»

Электрон таныклыкларны «ПСБ банк» банкына гариза биреп алырга мөмкин була.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100