news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Махсус хәрби операция ветераны Бөгелмәдә кадет-интернат мәктәбендә тәрбияче булып эшли

Махсус хәрби операция ветераны Бөгелмәдә кадет-интернат мәктәбендә тәрбияче булып эшли
ФотО: https://bugulma-tat.ru/

Махсус хәрби операция ветераны Андрей Биксин махсус хәрби операциягә үз теләге белән китә. Сугышчан бурычын үтәгәндә яралана. Реабилитациядән соң Гафиятуллин исемендәге Бөгелмә кадет интернат-мәктәбенә эшкә кайта. Югары юридик һәм педагогик белемгә ия. Бу хакта «Бөгелмә авазы» яза.

Яшьләр сараенда Ватанны саклаучылар елын ачу тантанасында рядовой Андрей Биксинга тантаналы рәвештә Татарстан Хәрби комиссариатының аттестация комиссиясе карары буенча бирелгән сугышчан хәрәкәтләр ветераны таныклыгы тапшырылды.

Андрей Николаевич тумышы белән Бөгелмәдән, 2нче урта мәктәптә укыган. 10нчы сыйныфтан соң Бөгелмә һөнәри педагогика техникумына укырга керә һәм производствода укыту мастеры, техник-механик һөнәрен ала. Укуын тәмамлангач, Бөгелмә егете чик буе гаскәрләрендә хезмәт үтәргә китә. Соңыннан Эчке эшләр органнарына эшкә керә. Дознаватель, тикшерүче булып эшли, юстиция майоры дәрәҗәсенә кадәр күтәрелә. Параллель рәвештә Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан юридик институтын тәмамлый.

— Мин 2004 елда Эчке эшләр органнарыннан үз теләгем белән киттем һәм мәгариф системасында эшли башладым. Башта Бөгелмә техник-төзелеш көллиятенә урнаштым, аннары берничә ел 4нче мәктәптә тормыш иминлеге нигезләре укытучысы булдым, аннары Бөгелмә һөнәри — педагогика көллиятендә. 2021 ел башында кадет мәктәбенә килдем, миңа ышанып сыйныф тапшырдылар. Махсус хәрби операция зонасында булганда ярты ел мин алар белән булмадым. Хәзер минем егетләр 9 «Б» сыйныф укучылары. Мин Бөгелмә кадет интернат-мәктәбенең офицер-тәрбиячесе булып эшлим, — дип сөйләде Андрей Николаевич.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100