news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Махсус хәрби операция ветераннары ТР Рәисе Кубогы кысаларында ярышларны дәвам итәчәк

Татарстанда 2026 елның маеннан махсус хәрби операциядә катнашучылар арасында II Республика Рәисе кубогы уза. Ярышлар вакытында махсус хәрби операция ветераннары җиде спорт дисциплинасында катнашты инде, ә катнашучылар саны 250дән артып китте, дип хәбәр итә «Ватанны саклаучылар» фонды матбугат хезмәте.

Кубокның беренче этабы 29 майда Яшел Үзәндә старт алды. Катнашучылар волейбол, пауэрлифтинг, армрестлинг, шахмат, йөзү һәм пычак ыргыту буенча ярыштылар.

Киләсе этап 31 июльдә Казанда узачак. Махсус хәрби операция ветераннары беренче тапкыр фиджитал-спорт ярышларында катнашачак. Яңа юнәлешне Кубок программасына физик активлыкның заманча форматларын үстерү һәм спорт әзерлегендә цифрлы технологияләрне куллану өчен керттеләр.

Фиджитал-тактик көрәш буенча ярышлар ике өлештән торачак: Counter-Strike 2 уенында цифрлы этап һәм лазер сугышы белән физик этап. Ярышларда Татарстанның төрле районнарыннан махсус хәрби операция ветераннарының 10 командасы катнашачак.

Августта катнашучыларны яңа дисциплиналар көтә. 8 августта Казанда нардалар буенча ярышлар, 21 августта Байлар Сабасында өстәл теннисы буенча ярышлар, ә 29 августта Мамадышта махсус хәрби операция ветераннары футбол һәм гер спорты буенча ярышачаклар.

Татарстан спорт министры урынбасары Илдар Садриев билгеләп үткәнчә, республика Рәисе кубогын уздыру махсус хәрби операция ветераннарына алгы сызыктан кайткач җайлашырга ярдәм итә. Аның сүзләренчә, спорт ярышлары катнашучыларга физик культура белән шөгыльләнергә, актив тормышка, хезмәт эшчәнлегенә һәм карьера корырга өстәмә мотивация бирә.

Махсус хәрби операция ветераннары ярышларда катнашу өчен үзләренең социаль координаторлары аша яисә 8 (843) 598-33-55 телефоны буенча гариза бирә алалар.

Махсус хәрби операциядә катнашучылар арасында II Татарстан Республикасы Рәисе Кубогын «Ватанны саклаучылар» дәүләт фондының Татарстан Республикасы филиалы, Татарстан спорт министрлыгы һәм республика муниципаль районнары оештыра.

news_right_1
news_right_2
news_bot