Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Махсус хәрби операция ветераннары: «Абилимпикс» чемпионаты үз-үзебезгә ышанычны арттыра
Казанда махсус хәрби операциядә катнашучылар арасында һөнәри осталык буенча беренче «Абилимпикс» чемпионаты узды. Россиянең 79 төбәгеннән илне саклау бурычын үтәгәндә сәламәтлеге какшаган 259 егет төрле компетенцияләрдә көчен сынап карады. Кичә Татарстанның Министрлар Кабинетында чемпионат нәтиҗәләренә багышланган брифинг үтте.
«Абилимпикс» чемпионаты махсус хәрби операциядә катнашып имгәнгән егетләрнең уңышлы адаптациясенә юнәлдерелгән»
Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева әлеге чараны «уникаль, җылы проект» дип атады.
«Абилимпикс» чемпионаты махсус хәрби операциядә катнашып имгәнгән, инвалидлык алган егетләрнең уңышлы адаптациясенә, социализациясенә юнәлдерелгән. Бу егетләрдә батырлык, илгә, куелган бурычка тугрылык сыйфатлары тупланган», – диде Ләйлә Фазлыева.
Видеороликтан күренгәнчә, катнашучылар үзләре «Абилимпикс» чемпионатының реабилитациягә, үзләренә ышанырга булышуын билгеләп уза.
«Бу егетләр күпне үткән, безнең гомуми бурыч – хакимият органнарының гына түгел, Татарстан, Россия халкының бурычы – шушы батыр егетләр белән янәшә булу. Катнашучылар чемпионатка балалары белән килгән. Күбесе сайлаган компетенциядәге һөнәрдә үзен беренче тапкыр сыный», – дип сөйләде Ләйлә Фазлыева.
Фото: © prav.tatarstan.ru
Ул Казандагы чемпионатта 75 кешенең финалга чыгып, көзен Мәскәүгә илкүләм чемпионатка барып, алга таба ярышачакларын әйтте.
Вице-премьер чемпионат кысаларында экспертлар җитәкчелеге астында мастер-класслар да үткәнен искәртте. Шулай ук, чемпионатта катнашучыларның урта һөнәри һәм югары белем бирү оешмаларында укырга теләк белдерүе дә игътибарга лаек. «Әгәр хәрби операциядә катнашучының белем алуы, һөнәр үзләштерүе буенча сораулар туа икән, Мәгариф министрлыгы тарафыннан тулы күләмдә эш башкарыла. Россиянең башка төбәкләрендә дә уку өчен гаризалар кабул ителә», – диде Ләйлә Фазлыева.
Татарстанлылар – үзләре катнашкан барлык номинацияләрдә дә финалистлар исемлегендә
Чемпионатта Татарстанны 25 кешелек команда тәкъдим иткән. Татарстанлылар үзләре катнашкан барлык номинацияләрдә дә финалистлар исемлегендә. Барлыгы 16 кеше финалга узган. Бу хакта «Ватан сакчылары» Дәүләт фондының Татарстан буенча филиалы җитәкчесе Гүзәл Удачина сөйләде.
Фото: © prav.tatarstan.ru
Чемпионатта Лаештан – 7, Чаллыдан – 5, Түбән Камадан – 3, Казаннан, Биектаудан – 2шәр, Югары Ослан, Алабуга, Кама Тамагы, Яңа Чишмә, Тәтеш, Чистайдан берәр кеше ярышкан. «Безнекеләр үзләре катнашкан барлык номинацияләрдә финалист булды, алар 30 октябрьдән 3 ноябрьгә кадәр Мәскәүдә узачак илкүләм чемпионатка барачак. Республика командасын лаеклы тәкъдим итәрләр дип ышанабыз. Сентябрьдә тренер, остазлар белән әзерлек дәвам итәчәк», – дип белдерде Гүзәл Удачина.
Татарстан вәкилләре 15 компетенциянең 11ендә катнашкан. Бу түбәндәге номинацияләр: пилотсыз очкыч операторы; автомобильләрне ремонтлау; эретеп ябыштыру технологияләре; электрон җайланмаларны җыю-сүтү; пешекчелек; вокал; сәнәгать робототехникасы; веб-эшләнмәләр (программалаштыру); слесарь эше; фотография сәнгате; электромонтаж.
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
«Пилотсыз очкыч операторы» компетенциясендә Татарстаннан берьюлы ике кеше лауреат исемен яулаган. «Автомобильләрне ремонтлау, төзәтү» номинациясендә республикабызның бер вәкиле финалга чыккан. «Эретеп ябыштыру технологияләре» номинациясендә өч татарстанлы финалистлар исемлегенә эләккән. «Электрон җайланмаларны җыю-сүтү» номинациясендә – бер, «Пешекчелек» номинациясендә ике кеше финалист исеменә лаек булган. «Башкару осталыгы (вокал)» номинациясендә ике кеше илкүләм чемпионатка бару хокукына ия булган. Шуларның берсе – Илдар Карюков чемпионатны ябу тантанасын алып барган.
Гүзәл Удачина сүзләренчә, үзен җыр сәнгатендә сынап караган егетләрнең икесенең дә моңа кадәр җырлаганы булмаган. «Бу алар өчен беренче тәҗрибә, репертуарны да иҗади якын караш белән дөрес сайлаганнар. Муниципалитетлар да бик ярдәм иткән», – дип бәяләде Удачина. Фотография сәнгатендә үзен сынаган Лаеш районы егете Руслан Харрасовның да моңарчы кулына фотоаппарат алганы булмаган һәм ул югары нәтиҗә күрсәткән. «Финалга чыгуда тренер өлеше дә зур, остаз белән дусларча мөнәсәбәт тә гаять мөһим», – дип ассызыклады Гүзәл Удачина.
Татарстанлылар катнашкан башка компетенцияләрдә дә берәр финалист исәпләнә.
«Катнашучылар делегацияләр составын киңәйтүне һәм яңа компетенцияләр өстәүне сорадылар»
Әйтергә кирәк, махсус хәрби операция ветераннары киләчәктә һөнәри компетенцияләрне һәм катнашучылар санын арттыруны сораган. Алардан шундый теләк килеп ирешүе турында Ләйлә Фазлыева әйтте.
«Катнашучылар делегацияләр составын киңәйтүне һәм яңа компетенцияләр өстәүне сорадылар. Коммуникация белән бәйле юнәлешләрне, «Сәнәгать робототехникасы», «Веб-дизайн», «Пилотсыз очкыч операторы» юнәлешләрен киңәйтү турында бара сүз. Таррак, иҗади юнәлешләр кертеләчәк», – диде.
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев
Вице-премьер быелгы чемпионатның беренче тәҗрибә булуын һәм киләчәктә аның барлык теләк-тәкъдимнәрне, үтенечләрне исәпкә алып, килгән сораулар, кайтавазлар җентекләп өйрәнеләчәген ассызыклады.
«Бу чемпионатка бер чара дип кенә карарга кирәкми, ул төрле нәтиҗәләр, карарлар чыгару урыны да. Алга таба егетләрне укыту, яңа һөнәргә өйрәтү мәсьәләсен дә күздә тота. Шулай ук, партнерлар белән элемтәләр дә исәпкә алына. Әйтик, Казан вертолет заводыннан коллегалар да конкрет эш урыны буенча компетенцияләрне киңәйтергә тәкъдим иттеләр. Егетләр укып, һөнәр үзләштереп, аннары предприятиедә эш урыны да тәкъдим ителергә мөмкин. Без эш урыны спецификасына игътибарны юнәлттек, бу программалар эшли», – дип искәртте Ләйлә Фазлыева.
Ул чемпионатта төрле номинацияләрдә кемнәрнеңдер үзләрен тәүге тапкыр сынап караганын билгеләп үтте. «Башкару осталыгы (вокал) номинациясендә бер катнашучы хәтта сәхнәгә таяксыз чыкты. Бу номинациядә катнашучылар Россиянең халык артисткасы Диана Гурцкая белән бергәләп чыгыш ясадылар», – дип билгеләп үтте.
Ләйлә Фазлыева сүзләренчә, барлык катнашучылар Татарстанда җылы кабул итү өчен рәхмәтләрен җиткергән. «Алар, шулай ук, республика халкына рәхмәтләрен әйттеләр. Татарстанда яшәүчеләрнең үз шәһәрләренә сакчыл караганына игътибар иткәннәр», – диде. Чемпионатта катнашучылар, шулай ук, Татарстан музейларында, Казан циркында, башка тарихи һәм мәдәни мирас объектларында булган.
Махсус хәрби операция ветераннары һәм аларның гаилә әгъзалары 87 программа буенча бушлай белем алачак
Махсус хәрби операция ветераннары һәм аларның гаилә әгъзалары 87 программа буенча бушлай укуга хокуклы. Бу хакта «Һөнәри компетенцияләрне үстерү үзәге» оешмасы генераль директоры Эмиль Гобәйдуллин сөйләде.
Фото: © prav.tatarstan.ru
«Татарстан алга таба да махсус хәрби операциядә катнашучыларны укыту, өйрәтү, эшкә урнаштыру мәсьәләләренә аерым игътибар бирәчәк. Һөнәри күнекмәләрне үстерүгә юнәлдерелгән 87 программа эшләнде. Аларның 26сы – өстәмә һөнәри белем программасы, 54е – һөнәргә өйрәтү программасы, 7се – өстәмә гомуми белем программасы. Махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаилә әгъзалары «Мәшгульлеккә теләктәшлекнең актив чаралары» федераль проектының «Кадрлар» милли проекты нигезендә дәүләт хисабына бушлай укый, квалификациясен күтәрә һәм предприятиеләргә эшкә урнаша ала», – диде Эмиль Гобәйдуллин.
Узган чемпионатка килгәндә, ул «Пилотсыз очкыч операторы» компетенциясе аеруча популяр булганын ассызыклады – анда үз осталыгын 52 кеше сынап караган. «Эретеп ябыштыру технологияләре» компетенциясен сайлаучылар да күп булуын билгеләп узды Гобәйдуллин. «Киләсе елга катнашучылар эшли алырлык юнәлешләргә карап компетенцияләр санын арттырачакбыз», – диде.
Брифингта билгеле булганча, махсус хәрби операциянең сәламәтлеге чикле ветераннары өчен август-сентябрьдә чаралар күп көтелә: өстәл теннисы, нард, следж-хоккей, армспорт, волейбол, пуля атышы буенча ярышлар узачак.
- «Абилимпикс» чемпионаты РФ Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча узды. Аны оештыручылар – Россиянең Мәгариф министрлыгы, «Ватан Сакчылары» Дәүләт фонды ярдәме белән Татарстан Хөкүмәте. Федераль оператор – Һөнәри белем үсеше институты, төбәк операторы – Татарстан Республикасы һөнәри компетенцияләрне үстерү үзәге. Эшлекле программа партнеры – «Знание» Россия җәмгыяте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз