Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Махсус хәрби операция катнашучысы Марта Макарова: Киткәнемә бер тамчы да үкенмим
Казан федераль университетында тәрҗемәче белгечлегенә укыган, хәзерге вакытта махсус хәрби операциядә разведчик булып хезмәт итүче Марта Макарова «ВСЕ СВОИ» телемарафонында катнашты.
«Разведчик булып хезмәт итәм. Махсус хәрби операциягә 21 яшемдә барырга карар кылдым. Бер тамчы да үкенмим. Ут коралыннан ату буенча мастер да әле мин, бу шөгылемнең дә кирәге чыкты», – диде ул.
Аның әйтүенчә, фронтта хатын-кызга карата төрле мөнәсәбәт бар. «Без эшебез белән исбатладык: фронтта ир-ат яки хатын-кыз булуың мөһим түгел. Миңа үз эшем ошый. Хәзерге вакытта ялга кайттым. Туганнар авырлык белән кабул итте, инде күнделәр. Махсус хәрби операциядә засадада иптәшемә пуля эләкте, аны өстерәп чыгарганымны әле дә онытмыйм. Аннан соң аны пунктка озаттык, ул хәзер госпитальдә ята. Миңа рәхмәт әйтте», – диде Марта Макарова.
Ул бөтен кешегә хәлдән килгәнчә ярдәм итәргә киңәш итте. «Махсус хәрби операция тәмамланганчы хезмәт итәргә ниятлим, бу эшне ахырына кадәр җиткерергә кирәк», – диде ул «ВСЕ СВОИ» телемарафонында.
Телемарафон барышында контракт белән хәрби хезмәт һәм махсус хәрби операция турында барлык актуаль мәгълүмат, шулай ук геройлар тарихы, социаль ярдәм чаралары турындагы сорауларга җаваплар яңгырый.
Туры трансляцияне ТНВ телеканалында, ВКонтакте социаль челтәрендә «Татарстан Республикасы» рәсми берләшмәсе сәхифәсе аша, социаль челтәрләрдә карарга, «Бим-радио», «Күңел» радиосы, «Авторадио», «Ди-ФМ»да тыңларга мөмкин. Тамашачылар контракт белән хәрби хезмәт турында сорауларын heroes-tatarstan.ru сайтында, 117 телефон номеры аша «кайнар линия»дә яки, QR-код аша кереп, контакт үзәге чатында бирә ала.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз