news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Махсус хәрби операция батыры Актанышта Җиңү бәйрәмендә машиналар парадын җитәкләде

Махсус хәрби операция батыры Актанышта Җиңү бәйрәмендә машиналар парадын җитәкләде
Фото: Ләйсән Газизова

Актаныш районы Такталачык җирлегендәге Җиңү бәйрәме Бөек Ватан сугышы втераннары белән бергә хәзерге заман геройларын да хөрмәтләделәр. Махсус хәрби операция батырлары Илзар Сәрвәретдинов белән Айдар Әдиятуллин Җиңү бәйрәмен оештыруда да катнашты. Бу хакта «Актаныш» сайтында Ләйсән Газизова яза.

Махсус хәрби операция батыры Илзар Сәрвәретдинов Такталачык җирлегендәге Җиңү бәйрәмендә машиналар парадын җитәкләде

Такталачык, Түмерҗә, Әҗмәт авылы халкы Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган тантаналы митингка фронтовикларның батырлыгы алдында баш ию һәм Ватанны саклаучыларны хөрмәтләргә җыелды. Махсус хәрби операциядә илебезнең киләчәге өчен көрәшүче Илзар Сәрвәретдинов һәм Айдар Әдиятуллин бәйрәмнең төп фигуралары булды.

Махсус хәрби операция ветераны Илзар Сәрвәретдинов үз автомобилен чорлар бәйләнеше символына әверелдергән. «Газеле»н Георгий ленталары һәм фронт фотосурәтләре белән бизәп, ул автопарад оештыруда башлап йөри, машинасының арбасына тыл хезмәтчәннәрен һәм сугыш чоры балаларын, махсус хәрби операция ветераны Айдар Әдиятуллинны, авылда яшәүче махсус хәрби операция ветераннарының әти-әниләрен, мәктәп укучыларын утырткан.

news_right_1
news_right_2
news_bot