Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Махсус хәрби операция батырларының әтиләре «Герой әтисе» күргәзмәсендә булды
Актанышның Тантаналар залына «Герой әтисе» күргәзмәсенә фоторәсемнәре куелган әтиләр үзләре килде. Бу хакта «Актаныш» сайтында Ләйсән Газизова яза.
Рәшит Таҗетдинов улы Рушан, Фәләх Татыйпов улы Фәнис, Марсель Надриев улы Раил, Фирдәвис Гыйльфанов улы Фәрит, Камил Шәяхов улы Артемның кабат балачакларын искә алдылар, аларның батырлык юлын тагын бер тапкыр күз алдыннан үткәрде.
Әтиләр генә түгел, бәйрәмдә катнашкан район җитәкчеләре, мәктәп директорлары, балалар бакчалары мөдирләре, «Яшь армиячеләр», «Алдынгылар хәрәкәте» отряды укучылары өчен дә тәрбияви, батырлыкка өндәүче чара булды бу.
Кичәне алып баручы Рәфидә Наҗарова «Герой әтисе» күргәзмәсенә багышланган кичәдә патриотик шигырьләр сөйләде, батырлыкка дан җырлады, барыбызның да биредәге әтиләргә рәхмәт хисләрен белдерде.
Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов «Герой әтисе» күргәзмәсен районда тагы да киңрәк форматта дәвам итәргә кирәклеген әйтте. Махсус хәрби операциядә Ватаныбыз өчен кулларына корал алып илебез киләчәге өчен үз-үзләрен аямыйча көрәшүче якташларның әниләре, хатыннары, балалары, гаиләләренә багышланган күргәзмәләр оештырылачак.
«Герой әтисе» күргәзмәсендә урын алган Фирдәвис Гыйльфанов улы Фәрит турындагы истәлекләре белән уртаклашты. Аның чыгышы беркемне дә битараф калдырмады.
Геройлар алдында баш ию тантанасына махсус хәрби операциядә катнашып аягын югалткан, «Батырлык» ордены иясе Әлфис Шәйхелмәрдәнов та катнашты. Аның илебез алдындагы батырлыгына залдагылар алкышлап рәхмәт әйтте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз