Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Махсус операциягә үзе теләп киткән кешеләр өчен дәүләт иминияте кертергә тәкъдим итәләр
Россиядә махсус хәрби операциядә үз теләге белән катнашучылар өчен мәҗбүри дәүләт иминияте кертергә тәкъдим итәләр. Дәүләт Думасына шул хактагы закон проекты тапшырылган, дип яза «Российская газета».
Закон проектының инициаторлары – Дәүләт Думасы депутатлары һәм сенаторлар, шул исәптән Федерация Советы рәисенең беренче урынбасары Андрей Турчак.
Документ нигезендә, гражданин һәлак булган очракта аның гаиләсенә – 2 миллион, инвалид калса 1,5 миллион, 1 миллион яки 500 мең сум (I, II һәм III категория инвалидлык алса) түләнәчәк. Каты яраланган очракта иминият түләүләре – 200 мең, җиңелчә яраланса 50 мең сум тәшкил итәчәк.
Хәрби-табиб комиссиясе карары белән хәрби хезмәттән өенә озатылган солдатларга 50 мең сум биреләчәк.
«Безнең закон проекты кабул ителгәннән соң махсус операциядә үз теләге белән катнашучыларның барысы да башка хәрбиләр белән бер үк шартларда иминиятләштереләчәк», - дип язган Турчак үзенең Telegram-каналында. Ул ачыклык керткәнчә, закон махсус операциянең беренче көннәрендә үзе теләп фронтка киткән барлык хәрбиләргә дә кагылачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз