news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Махсус операциядләгеләрнең балалары өчен Казанда юлда бушлай йөрүне бер елга озайттылар

Махсус хәрби операциядә катнашучыларның балаларына Татарстан башкаласында социаль ярдәм чараларының берсен - шәһәрнең җәмәгать транспортында бушлай йөрүне 2024 ел буена озайттылар.

Шәһәр башкарма комитетының 2022 елның 10 октябрендә гамәлгә кергән 3434нче карарына үзгәреш кертә торган карар Казан муниципаль берәмлеге документлар һәм хокукый актлар җыентыгында чыкты.

Җәмәгать транспортында бушлай йөрү хокукы 8 яшьтән 18 яшькә кадәрге балаларга бирелә, аларның әтисе яки әнисе махсус операциядә катнаша. Бу норма мобилизацияләнгән гражданнарның да, контрактчыларның да балаларына кагыла.

Өлешчә мобилизация башланганнан соң, узган ел Казанда социаль ярдәм чаралары пакетында мәктәпләрдә бушлай туклану, шулай ук «Батыр» картасы белән мәдәни һәм спорт учреждениеләренә бушлай йөрү каралган.

Украинада махсус хәрби операция 2022 елның 24 февраленнән бирле уздырыла. Аны РФ Президенты Владимир Путин башлап җибәрде. Россия хакимияте аның куелган максатларга ирешүгә кадәр дәвам итәчәген берничә тапкыр белдерде

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100