news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Махсус операциядән ялга кайткан хәрби Буада сөйгәне белән туй үткәрде

Махсус операциядән ялга кайткан хәрби Буада сөйгәне белән туй үткәрде
Фото: ТР Буа районы матбугат хезмәте

Буада ике гашыйкның — Семен белән Людмиланың никахын теркәгәннәр. Семенның махсус хәрби операция зонасында хезмәт итүе фонында да яшьләр бер-берсенә вакыт тапкан.

Семен 2022 елның октябрь ахырында хәрби хезмәткә мобилизацияләнә. Хәзер, ул кыска вакытлы ялга кайткач, Семен һәм Людмила тәвәккәл адым ясарга һәм үз мөнәсәбәтләрен законлаштырырга карар итә. Хәрби кыска вакытлы ялда 12 декабрьгә кадәр булачак. Бу хакта «Татар-информ»га Буа районы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Фото: © ТР Буа районы матбугат хезмәте

Тантанада район башлыгы Ранис Камартдинов исеменнән парга бүләк тапшырдылар, хакимият вәкиле дә җылы сүзләр әйтте.

«Кадерле Семен һәм Людмила, никахыгыз мәхәббәт, бәхет һәм үзара аңлашу белән тулы булсын, уртак тормышның һәр көне шатлык китерсен!» — дип котлый яңа өйләнешүчеләрне район хакимияте вәкиле.

Махсус хәрби операция Россия Президенты Владимир Путин карары белән узган елның 24 февраленнән үткәрелә. Россия хакимияте күп тапкырлар белдерүенчә, махсус операция куелган максатларга ирешкәнче дәвам итәчәк, алар арасында Россиянең иминлеген гарантияләүче шартлар булдыру турында да әйтелә.

  • Россия Кораллы Көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, шулай ук премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында яки 117 телефоны аша күбрәк белергә мөмкин.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100