Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Махсус операциядәгеләрнең балалары югары уку йортларына аерым квота буенча керә ала
Махсус хәрби операциядә катнашучыларның балалары Россия вузларындагы бюджет урыннарына аерым квота буенча керергә хокуклы, ул һәр юнәлеш буенча урыннарның гомуми саныннан кимендә 10 процентны тәшкил итә, дип белдерде КПРФтан сенатор Айрат Гыйбатдинов NEWS.ru белән әңгәмәдә.
Ул аңлатканча, әлеге преференция гамәлдәге мәгариф законнарында язылган конкурста ташламалы катнашу механизмы булып тора. Квота эчендә аерым конкурс уздырыла, һәм абитуриентлар барлык керүчеләр белән түгел, ә бары тик үзара гына ярыша. Бу Ватанны саклаучыларның гаилә әгъзаларына ташламалы шартларда югары белем алуга дәгъва кылырга мөмкинлек бирә.
Югары уку йортына керү өчен РФ паспорты, белем турында аттестат бирергә, шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучының баласы булу статусын расларга кирәк. Абитуриент шулай ук индивидуаль казанышларын раслый торган документлар бирә ала.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз