news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Махсус операциядәгеләргә Татарстаннан ярдәм илтүче авыл башлыгы Россиядә иң яхшысы булды

Махсус операциядәгеләргә Татарстаннан ярдәм илтүче авыл башлыгы Россиядә иң яхшысы булды

Татарстанның Чүпрәле районы Түбән Чәке авыл җирлеге башлыгы Артем Солдатов «Авыл лидерлары» Бөтенроссия бәйгесендә җиңде.

«Артем Солдатов махсус хәрби операциянең беренче көненнән үк хәрбиләргә булыша: хәрбиләр һәм аларның гаиләләренә адреслы ярдәм күрсәтә, гуманитар ярдәм җыя һәм аны махсус хәрби операция зонасына озата бара, студентлар һәм мәктәп укучылары белән патриотик эш үткәрә һ.б. Хәрбиләргә булышлык күрсәтүдә авыл халкы да читтә калмый – алар ярдәм җыю пунктына төрле әйберләр алып килә», - дип белдерделәр «Татар-информ» агентлыгына Чүпрәле районы матбугат хезмәтендә.

Артем Солдатов Ульяновск гражданнар авиациясе югары авиация училищесында югары белем алган. Ул студентлар һәм мәктәп укучылары белән социаль акцияләр үткәрә – ялгыз әби-бабайларга ярдәм итә.

«Авыл лидерлары» Бөтенроссия яшь идарәчеләр бәйгесе авылда перспективалы идарәчеләр һәм иҗтимагый фикер лидерларын ачыклау максатыннан үткәрелә. Шулай ук авылның идарәче кадрлар резервы формалаштырыла һәм «Шәхси үсеш = авылны үстерү» девизы белән берләштерелгән фикердәшләр бергәлеге оештырыла.

Сайлап алу этабы берничә ай дәвам итте, финал исә 2-5 декабрьдә Мәскәү өлкәсенең Солнечногорск шәһәрендәге «Сенеж» идарә остаханәсе базасында узды. Финалда 200дән артык кеше катнашты.

news_right_1
news_right_2
news_bot