Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Махсус операциядәгеләр һәм аларның гаиләләренә социаль ярдәм чараларын озайтырга телиләр
Татарстанда махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаиләләре өчен социаль ярдәм чараларын киләсе елның 31 декабренә кадәр озайтырга телиләр. Шундый закон проекты Республика Хөкүмәте тарафыннан ТР Дәүләт Советына кертелгән.
«Проектта мобилизация буенча Россия Кораллы Көчләренә хәрби хезмәткә чакырылган, махсус хәрби операциядә катнашкан, хәрби хезмәткәрләр исәбенә кергән, шулай ук ирекле формирование составында хезмәт итү турында контракт төзеп, Россия Федерациясе Милли гвардия гаскәрләрендә хезмәт итүчеләргә аерым социаль ярдәм чараларын алу хокукын озайту күздә тотыла», – диелә закон проектына аңлатма язуында.
Моннан тыш, закон проекты әлеге категория гражданнарның ата-аналары, тормыш иптәшләре һәм балигъ булмаган балалары өчен дә социаль ярдәм чараларын озайтуны тәкъдим итә.
Шунысы да билгеләп үтелә: ярдәм аларның салымнар, җыемнар һәм иминият взнослары буенча бурычлары булу-булмавына карамастан күрсәтеләчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз