Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Махсус операциядәге хәрбиләргә Владимир мәчетеннән гуманитар йөк илтеп тапшырылды
Рамазан алдыннан Владимир мөселманнары махсус хәрби операция зонасына 354 нче Владимир полкы хәрбиләренә чираттагы гуманитар йөк җибәрде. Владимир хәрбиләре өчен яңа йөк партиясе өлкә хөкүмәте ярдәме белән тапшырылды. Россия мөселманнары Диния нәзарәте шул турыда хәбәр итә.
Йөкнең күп өлеше - Рамазан аена хәләл азык-төлек, тәм-томнар, кием-салым, шулай ук югары технологияле җиһазлар. Йөкне җыюда 36 нчы мәктәп укытучылары һәм укучылары катнашкан.
Йөкне полк командирына Владимир шәһәре мөселманнарының җирле дини оешмасы рәисе Рафаил Хәбибуллин тапшырды. Аны гуманитар акциядә Владимир өлкәсе хөкүмәтенең Контроль идарәсе нҗитәкчесе Сергей Полузин һәм төбәк администрациясе вәкилләре озата барды.
Искәртеп узабыз, бу инде Владимир мөселманнары җыйган дүртенче гуманитар йөк. Рафаил Хәбибуллин сөйләвенчә, Владимир Җәмигъ мәчетендә гуманитар ярдәмнең яңа партиясе әзерләнә, аңа хәрбиләр өчен демисезон киемнәр керәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз