news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Махсус операциядәге иреклеләрнең хезмәт вакыты пенсия билгеләгәндә исәпкә алыначак

Махсус хәрби операция зонасында ирекле хезмәт итү тиешле еллар эшләгән өчен пенсия билгеләгәндә исәпкә алыначак. Бу хакта Россия премьер-министры Михаил Мишустин Хөкүмәт әгъзалары белән утырышта хәбәр итте. Бу хакта «ТАСС» яза.

Ул искәрткәнчә, гражданнарның ирекле формированиеләрдә катнашу чоры картлык буенча иминият пенсиясен рәсмиләштергәндә иминият стажына кертелә. Хәзер исә, аның сүзләренчә, мондый хезмәт вакытын тиешле еллар эшләгән өчен түләүләрне билгеләгәндә дә исәпкә алу планлаштырыла.

news_right_1
news_right_2
news_bot