news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Махсус операциядәге Чаллы хәрбиләренә генерал Гәрәевкә багышланган медаль бирделәр

Махсус операциядәге Чаллы хәрбиләренә генерал Гәрәевкә багышланган медаль бирделәр
Чаллы мэриясенең Телеграм-каналы

Чалының Автозавод районы хакимияте башлыгы Винер Харисов махсус операциядә катнашучы ике хәрбигә армия генералы Мәхмүт Гәрәевнең 100 еллыгына багышланган истәлек медале тапшырды. Хәрбиләр хәзерге вакытта кыска вакытлы ялда.

Автозавод районында шундый истәлек медале махсус операциядә катнашучы сигез хәрбигә тапшырылачак, дип искәрттеләр шәһәр хакимиятенең телеграм-каналында.

Мәхмүт Гәрәев – совет һәм Россия хәрби җитәкчесе, Хәрби фәннәр академиясе президенты, хәрби һәм тарихи фәннәр докторы, ул алты сугышта һәм кораллы конфликтта катнашкан. Генерал тарихи дөреслекне саклауга күп көч куя. Медаль әлеге уникаль хәрби җитәкче истәлегенә багышлап чыгарылган.

«Татар-информ» агентлыгы армия генералы Мәхмүт Гәрәевнең 100 еллыгына багышланган истәлек медаленең беренчесе аның улы - генерал-майор Тимур Гәрәевкә тапшырылуы хакында элегрәк хәбәр иткән иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot