Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Махсус операциядә катнашкан Татарстан танкистына «Батырлык өчен» медале бирелде
Татарстанның Биектау районында яшәүче Дмитрий Кузичкин «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнде. Бүләкне Татарстан хәрбие Украинадагы махсус операция вакытында башкарган батырлыгы өчен алды. Медаль Россия Президенты Владимир Путин карары нигезендә бирелде. «Татар-информ»га «Танкистлар берлеге»нең башкарма комитеты рәисе Альберт Гыймалетдинов шулай дип белдерде.
Дмитрий Казан танк училищесын тәмамлаган. Капитан дәрәҗәсендә ул Украинадагы махсус хәрби операция башыннан ук хезмәт иткән. Аның җитәкчелегендә Россия армиясенең 10 танкы булган.
27 майда хәрби хәрәкәтләр вакытында Дмитрий яралана – Украинаның шартлаган снаряды танкистны чак кына уң аяксыз калдырмый. Снаряд кыйпылчыгы аның аягын үтәли ярып чыга, сөяккә тияргә берничә генә сантимерт калган. Дмитрийга биш операция ясаганнар.
Дмитрий Кузичкинның хәрби гамәлләре нәтиҗәсендә Россия хәрбиләре Лиман шәһәрен һәм зур Дымерка авылын азат иткән.
Хәзерге вакытта хәрби хезмәткәр аягына баскан һәм Чиләбе өлкәсендә хезмәт итә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз