news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Махсус операциядә яраланганнан соң инвалидлык өчен түләүне волонтерлар да алачак

Волонтерлар, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, Федераль иминлек хезмәте, Росгвардия хезмәткәрләре махсус операциядә яраланып инвалидлык алганнан соң бер тапкыр түләнә торган 4 миллион сум ала башлаячак. Бу указны бүген Россия Президенты Владимир Путин имзалаган.

Моннан тыш, яраланып зыян күргән кеше 3 миллион сумга кадәр акча алырга мөмкин – түләү суммасы яралануның авырлыгына бәйле була.

Башта мондый түләүләр хәрбиләргә һәм полиция званиесенә ия булган Росгвардия хезмәткәрләрен бирелә иде. Төзәтмәләрдән соң аны алда әйтелгән төркемнәргә караган 12 ноябрьдән соң яраланган һәм 13 ноябрьдән соң инвалидлык алган кешеләр дә алачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100