news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Махсус операциядә үз теләге белән катнашучыларны өстәмә салымнан азат итәргә җыеналар

Махсус операциядә үз теләге белән катнашучыларны өстәмә салымнан азат итәргә җыеналар
Фото: © Михаил Захаров / «Татар-информ»

Махсус хәрби операциядә үз теләге белән катнашучыларның керемнәрен физик затлар кеременә салым (НДФЛ) түләү йөкләмәсеннән азат итәргә ниятлиләр. РФ Дәүләт Думасы шул хактагы закон проектын инде октябрьдә үк кабул итәргә мөмкин, дип яза «Известия» газетасы.

РФ Салым кодексының икенче өлешенә төзәтмәләр проектын «Бердәм Россия» партиясенең депутатлар һәм сенаторлар төркеме әзерләгән, ил Хөкүмәте аны хуплаган.

Махсус хәрҗи операциягә үз теләге белән китүчеләр, шул исәптән Росгвардия карамагындагы берләшмәләргә кушылу турында контракт төзегән кешеләр өчен ташламалар кертергә тәкъдим ителә. Физик затлар кеременә салымнан тыш, аларны РФ паспорты һәм машина йөртү таныклыгы (әлеге документлар югалган яки яраксыз хәлгә килгән очракта) алганда дәүләт пошлинасы түләүдән дә азат итәргә ниятлиләр.

Инициатива авторларының берсе – Дәүләт Думасы депутаты Анатолий Выборный басмага аңлатканча, хәрбиләр бу ташламалардан файдалана инде.

«Әлеге закон проекты белән без Саклану министрлыгы белән контракт төзүчеләр һәм Росгвардия хезмәткәрләренә (аның составында бүген ОМОН, СОБР һәм башка структураларның хәрбиләре дә бар) карата хокукый алымнарны синхронлаштырабыз», - дип искәртте парламентарий.

  • Россия Украинада махсус хәрби операцияне 2022 елның 24 февраленнән бирле үткәрә, аның инициаторы – РФ Президенты Владимир Путин. Россия Хөкүмәтендә күп тапкырлар белдерүләренчә, махсус операция тиешле максатка ирешкәнче дәвам итәчәк.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100