Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Махсус операциядә контракт буенча хезмәт итүче сугыш хәрәкәтләре ветераны статусы алды
Махсус операция зонасында күрсәткән батырлыклары өчен Лениногорск районы хакимиятендә хәрбинең әнисе Татьяна Даниловага сугыш хәрәкәтләре ветераны таныклыгы тапшырдылар. Аның улы Иван инде ике ел алгы сызыкта.
Иван – Татьянаның бердәнбер улы, ул аны ялгызы үстергән. Хатын-кыз улында бүгенге көндә ил өчен бик кирәкле кыюлык, батырлык кебек сыйфатлар тәрбияләргә тырышкан. Татьяна улы белән горурлана.
«Ул дөрес тәрбияләнгән, ул – туган иленең патриоты», - ди Татьяна.
Сугыш хәрәкәте ветераннары дәүләт ярдәменә өметләнә ала. Аларга айлык акчалата түләү бирелә һәм торак-коммуналь хезмәтләр бәясенең 50 проценты компенсацияләнә. Дәүләт аларга салым һәм пенсия ташламалары да тәкъдим итә.
Хәзерге вакытта махсус хәрби операция зонасына Татарстаннан чакырылган һәркемгә Татарстан Рәисе билгеләгән 505 мең сум акча түләнә. Шулай ук РФ Саклану министрлыгыннан 195 мең сум каралган. Бер тапкыр бирелә торган акчаның күләме, җирле хакимият һәм предприятиеләрнең түләүләрен исәпкә алып, 1 миллион сумга җитәргә мөмкин. Мондый шартлар җәйнең беренче ике аенда һәркем өчен гамәлдә.
Контрактны Татарстан территориясендә, яшәү урынына карамастан, теләгән һәркем төзи ала. Бу хакта 8 (800) 222-59-00 телефоны буенча төгәлрәк белеп була.
Украинада махсус хәрби операция РФ Президенты Владимир Путин карары белән 2022 елның 24 февраленнән бирле үткәрелә. РФ Хөкүмәтендә күп тапкырлар белдерүләренчә, махсус операция тиешле максатларга -шул исәптән Россиянең иминлеген тәэмин итә торган шартлар тудыру - ирешкәнче дәвам итәчәк.
Россия Кораллы көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, шулай ук премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында яки 117 телефоны аша күбрәк белергә мөмкин.
Материал Ильмира Гәрәева катнашында әзерләнде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз