news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Махсус операциядә катнашучының хатыны: Татарстан безне яклаучы уллары белән горурлана ала

Татарстан бүген илебезне яклаучы уллары белән горурлана ала, дип билгеләп үтте ТР буенча Хәрби хезмәткәрләрнең гаиләләре һәм офицер хатыннары берлеге җитәкчесе урынбасары, хәрби офицерның хатыны Эльвира Үзбәкова «Мин яратам сине, Татарстан!» телемарафонында

«Мин безнең Татарстанның геройларга һәм аларның гаиләләренә (әниләргә, хатыннарга, балаларга) махсус хәрби операциянең беренче көннәреннән үк ярдәм итүен горурланып әйтәм. Мин, хәрби офицерның хатыны буларак, бу - беренче номерлы бурыч, дип төгәл әйтә алам. Бу социаль гарантияләр дә, социаль түләүләр дә, юридик, финанс, медицина ярдәме дә. Геройларның балаларына аерым игътибар бирелүен билгеләп үтәсе килә - түгәрәкләр, спорт секцияләре, чаралар, күчмә чаралар, җәйге лагерьлар, шифаханәләр. Геройларның балалары өчен боларның барысы да бушлай», – дип сөйләде ул.

Татарстан үзенең бай тарихы һәм мәдәнияте белән горурлана ала, дип билгеләп үтте офицерның хатыны. «Татарстан бүген илебезне яклаучы уллары белән горурлана ала. Халкыбыз дус-тату яши – безнең берлек волонтерлык эшчәнлеге белән шөгыльләнә, һәм без тылыбызның бик көчле булуын күрәбез, хәрбиләргә ярдәм кирәк булганда, халкыбыз берләшә һәм ярдәм кулы суза ала», – дип искәртте Эльвира Үзбәкова.

Ул һәркемне тавыш бирүдә катнашырга чакырды.

«Һәркем тавыш бирергә тиеш, чөнки бу - Татарстаныбызның киләчәге, һәр гражданинның бурычы», - дип сүзен төгәлләде ул.

Бүген, 14 сентябрьдә, Татарстанда Бердәм тавыш бирү көне уза. Республика халкы Татарстан Рәисен сайлый. Шулай ук 18нче Мәләкәс округы буенча Дәүләт Советы депутаты һәм 7,5 меңнән артык муниципаль депутат сайлана.

Татарстан Рәисен сайлауда дүрт кандидат катнаша (алфавит тәртибендә): Рөстәм Миңнеханов («Бердәм Россия»), Хафиз Миргалимов (КПРФ), Виталий Смирнов («Социаль гаделлек өчен Россия пенсионерлар партиясе») һәм Руслан Йосыпов (ЛДПР).

Муниципаль сайлауларда катнашучыларның рекордлы саны теркәлгән – 11,4 меңнән артык кандидат. Алар арасында төп партияләр вәкилләре һәм үз-үзен тәкъдим итүче буларак катнашучы 2,6 меңнән артык кеше бар.

Татарстанда тавыш бирү өчен 2752 участок ачылды. Участоклар 7:00 сәгатьтән 20:00 сәгатькә кадәр эшләячәк.

«ТНВ-Татарстан» һәм «ТНВ-Планета» телеканалларында 14 сәгатьлек «Мин яратам сине, Татарстан!» телемарафоны уза. Ул 22:00 сәгатькә тәмамланачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot