news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Махсус операциядә катнашучының командиры патриот тәрбияләгәне өчен әнисенә рәхмәт әйтте

Махсус операциядә катнашучы хәрби Олег Никитинның әнисе, улын Ватанының чын патриоты итеп тәрбияләгәне өчен, Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Арча районы башлыгы Илшат Нуриев исеменә хатны солдат хезмәт итә торган взводның командиры җибәргән, дип яза «Татар-информ» хәбәрчесе Александра Давыдова.

«Никитина Анна Арсеньевнага аның улы Никитин Олег Андреевичның үз хезмәте белән безнең гомуми Җиңүне якынайтучы чын хәрби булуы турында хәбәр итүегезне сорыйм», – диелә Рәхмәт хатында.

Олег Никитин махсус хәрби операция зонасына узган елның октябрендә киткән. Ул Луганск һәм Донецк Халык Республикаларындагы торак пунктларны, шул исәптән Авдеевка шәһәрен азат итүдә катнашкан. Кылган батырлыклары өчен аны дәүләт бүләкләренә тәкъдим иткәннәр. Күптән түгел гвардия өлкән лейтенанты хәрби дәрәҗәсен биргәннәр.

Махсус хәрби операция зонасына киткәнче ул программист булып эшләгән һәм районда компьютерлар буенча оста белгечләрнең берсе булган. Хатыны Римма белән ике ул тәрбияләп үстергәннәр. Олегның тагын бер Ватаны – Теләче районындагы Әбде авылы, биредә аның әнисе Анна Никитина яши. Шунлыктан хатын-кызны котларга әлеге муниципаль районның башлыгы Нәҗип Хаҗипов та килгән иде. Зур булмаган тантанага шулай ук авыл җирлеге башлыгы, күршеләре һәм дуслары да җыелды.

«Без баштарак аның, контракт төзеп, махсус хәрби операция зонасына китәргә карар кылуын җитди кабул итмәдек. Ялдан кайткач, аның белән Казанда очраштык. Без самолеттан төштек, ә ул утырырга җыенган иде. «Мин шундый карарга килдем» – диде ул», - дип искә алды хәрбинең дусты Рамил Гафуров.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100