news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Махсус операциядә катнашучының әбисе хәрбиләргә токмач кисеп җибәрә

Актаныш районы Тыңламас авылыннан махсус хәрби операциягә китүчеләр шактый күп. Аларның шактые Россия, Татарстанның башка шәһәрләреннән чакырылган. Мисал өчен, 82 яшьлек Фәйрүзә Имамгалиеваның Тамбов шәһәрендә яшәүче оныгы Ренат контракт төзеп махсус хәрби операциягә киткән. Чал чәчле әбекәй оныгы кебек солдатларга токмач кисеп озата. Бу хакта «Актаныш» сайтында Ләйсән Газизова яза.

Актаныштан август аенда гуманитар ярдәм китәчәк, дигән хәбәрне ишетүгә, һәркем кулыннан килгәнчә, ярдәмгә ашыга. Авыл мәдәният йортында күпләп окоп шәмнәре ясаганнар, азык-төлек җыялар, акчалата булышалар. Токмач кисү өмәләре дә авыл клубында уза.

Мәдәният йорты директоры Мәйсәрә Мәгъдәнова «Токмач кисү өмәсе була», дип авыл чатына язуга, тиешле сәгатькә авыл апалары бик тиз оешып килеп җитә. 82 яшьлек Фәйрүзә Имамгалиева да шулар арасында.

«Солдатларга бик ярдәм итәсем килә. Оныгым Ренат Тамбов шәһәреннән армиягә алынды, хезмәте тәмамлангач, контракт төзеде. Нәкъ шул чакта Украинада махсус хәрби операция башланды, Ренат беренче көннән үк ут эченә керде. Аннан ялга кайтуга, улыбызны Сириягә җибәрделәр. Оныгымның ике сабые бар, шулар хакына исән кайтсын иде. Украинага киткән солдатлар – барысы да кемнеңдер газизләре. Тизрәк бу афәтләр бетеп туган җиребезгә исән-сау кайтсыннар иде. Өмәләрдә кискән өй токмачлары аларга ризык булсын!» - ди тормышта ачысын-төчесен күп күргән Фәйрүзә апа.

-Без яшьтән токмач басып-кисеп яшәдек. Аның бернинди авырлыгы юк. Украинадагы балаларга ничек тә ярдәм итәсе килә. Алар күңелебездән һич китмиләр, барысы да безнең өчен геройлар, батырлар. Өлкән яшьтәгеләр мәчетләрдә дә, намаз укыганда да шул солдатлар өчен догалар кылабыз. Исән-сау гына кайтсыннар», – дип, Илгизә Газизҗан кызы махсус хәрби операциядәге егетләргә багышланган шигырен укыды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100