Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Махсус операциядә катнашучыларның исемнәре Аксубай мәктәбе диварында мәңгеләштерелде
Аксубайның Иске Тимошкино мәктәбендә махсус хәрби операция зонасында һәлак булган чыгарылыш укучылары Владислав Кожеманов белән Алексей Борзовка истәлек такталары мәктәп диварында мемориаль рәтне дәвам итте. Алар бишәү булды. Бу хакта «Авыл таңнары» хәбәр итә.
«Снайперларның укчылар ротасы мотооукчылар взводының мотоукчылар бүлеге командиры кече сержант Владислав Кожеманов һәм рядовой Алексей Борзов – илебез, районыбыз, мәктәбебез горурланган чын каһарманнар», – дип билгеләп үттеләр тантананы алып баручылар.
Хәтер митингын район Башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Мингулов ачты.
«Яшьләрнең арабыздан китүе безнең өчен зур югалту. Алар Ватанны якларга китте һәм аның өчен гомерләрен бирде. Без һәлак булган геройларны аларның якыннары белән бергә искә алабыз. Укучылар, сезнең бурыч, мәктәпкә кергәндә сез һәрвакыт бу хәрбиләрнең нинди батырлыклар кылганнарын истә торга һәм аларның туганнары яныннан битараф булып узып китмәскә, аларга ярдәм итәргә тиешсез. Бу солдатларның исемнәре һәрвакыт безнең йөрәкләрдә булачак», – диде ул.
Генерал-майор Анатолий Молоствов, Иске Тимошкино авыл җирлеге башлыгы Полина Мулеева геройлар турындагы хәтерне саклау турында сөйләде.
Мәктәп диварында урнаштарылган махсус операциядә катнашучыларның истәлек такталарыннан ак япмалар төшерелде. Матәм чарасында катнашучылар геройлар турындагы хәтерне бер минутлык тынлык белән искә алдылар, мемориалларга чәчәкләр салдылар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз