news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Махсус операциядә катнашучыларның икенчел торакка ташламалы ипотека алу мөмкинлеге бар

Махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм ветераннарның икенчел торакка 2 процент ставка белән ташламалы ипотека алу мөмкинлеге бар. Бу хактагы карар РФ Президентының күрсәтмәсен үтәү йөзеннән 2024 елның 22 апрелендә РФ Хөкүмәте белән килештерелгән, дип хәбәр итә Россия Финанс министрлыгының матбугат хезмәте.

«Махсус хәрби операциядә катнашучылар (бурычларны үтәүгә ярдәм итүчеләр) һәм сугыш хәрәкәтләре ветераннары, шулай ук Донецк һәм Луганск Халык Республикалары, Запорожье һәм Херсон өлкәләре территориясендәге аерым федераль хакимият органнарында, социаль тармакта, сәламәтлек саклау, мәдәният һәм спорт өлкәләрендә үз эшчәнлеген алып барган затлар хәзер икенчел базарда 2 процент ставка белән фатир сатып алу мөмкинлегенә ия», - диелә хәбәрдә.

Ташламалы ипотека программасыннан Донецк һәм Луганск Халык Республикалары, Запорожье, Херсон һәм Белгород өлкәләрендә яшәүчеләр дә файдалана ала.

«Шулай ук Белгород өлкәсе территориясендә яшәүче һәм Белгород өлкәсе территориясендә урнашкан, утка тоту нәтиҗәсендә яшәүгә яраксыз дип табылган торак йортларның хуҗалары булган гражданнарның беренчел базарда да, 2 процент ставка белән ташламалы ипотека программасы кысаларында икенчел базарда да фатир сатып алу мөмкинлеге бар», - дип аңлаттылар ведомствода.

Күрсәтелгән шартларда ташламалы ипотека кредитын 2025 елның 30 апреленә кадәр алырга мөмкин.

Россия Кораллы көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, шулай ук премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында яки 117 телефоны аша күбрәк белергә була.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100