news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Махсус операциядә катнашучыларның гаиләләренә сәяхәт итүгә сертификатлар биреләчәк

1 декабрьгә кадәр РФ Хөкүмәте махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаилә әгъзаларына сәяхәт итүгә исемле сертификатлар бирү буенча тәкъдимнәр әзерләргә тиеш. Мондый йөкләмәне Россия Президенты Владимир Путин бирде, дип хәбәр итә Кремльнең матбугат хезмәте

Моннан тыш, РФ Министрлар Кабинетына туристлык кешбэгын эшләп бетерү һәм 2023-2025 елларга түләнгән сәфәр бәясенең бер өлешен каплауга өстәмә акча бүлеп бирү буенча тәкъдимнәр кертү йөкләнде. Бу, шул исәптән, балалар ялын оештыруга да кагылачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot