Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Махсус операциядә катнашучыларның балаларына КФУдан матди ярдәм күрсәтелергә мөмкин
Махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның балаларына да Казан федераль университетыннан (КФУ) бер тапкыр бирелә торган матди ярдәм күрсәтү мөмкинлеге турындагы боерык килешүгә тапшырылган. Бу хакта «Татар-информ»да «Үзебезнекеләр турында кайгырту: махсус хәрби операциядә катнашучыларның балаларына ярдәм итү чаралары» темасына багышланган матбугат конференциясендә КФУның тышкы элемтәләр буенча проректоры Тимирхан Алишев сөйләде.
«Махсус фонд төзелә, һәм минем уйлавымча, якын көннәрдә бу боерык имзаланачак һәм студентларның мондый контингенты бер вакытлы, ягъни елына бер тапкыр матди ярдәм алачак. Бу студентларның бюджетта яки түләүле бүлектә укуына бәйле булмый», - диде Тимирхан Алишев. Бу турыда «Татар-информ» яза.
Ул искәрткәнчә, КФУ махсус хәрби операциядә катнашучыларның балаларына психологик ярдәм күрсәтә. Ихтыяҗ булган очракта, балалар белән очрашулар һәм психологлар белән әңгәмә үткәрелә.
Моннан тыш, университет махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләре өчен волонтерлар белән адреслы ярдәм оештырды.
- Республикада «ЗАБОТА СВОих» программасы гамәлгә ашырыла. Татарстанда гражданнарга уңайлы булсын өчен, Телеграмда шул ук исемдәге платформа һәм чат-бот эшли башлады. Биредә федераль, республика һәм муниципаль ярдәмнең барлык чаралары тупланган. Шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучыларында һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм күрсәтмәү яки ташламалар түләмәү буенча сорау бирү мөмкинлеге бар, адреслы җавап әзерләү өчен ул хакимият органнарына юнәлтеләчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз