news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Махсус операциядә катнашучыларның балаларын бушлай ризык белән тәэмин итү идеясе хупланды

РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы көллиятләрдә махсус хәрби операциядә катнашучыларның балалары өчен туклануга ташламалар бирү инициативасын хуплады. Бу хакта РИА Новости агентлыгы Дәүләт Думасы депутатлары Екатерина Стенякина һәм Екатерина Харченко, шулай ук сенатор Дарья Лантратова җибәргән сорауга министрлык мөрәҗәгатенә сылтама белән хәбәр итә.

Элегрәк парламентарийлар Россия вице-премьеры Дмитрий Чернышенкога урта һөнәри белем бирү учреждениеләрендә махсус хәрби операциядә катнашучыларның балаларын ташламалы кайнар ризык белән тәэмин итүне профильле ведомствога йөкләү үтенече белән мөрәҗәгать иткән иде.

Министрлыкның җавабында күрсәтелгәнчә, махсус хәрби операциядә катнашучыларның балаларына бердәм социаль ярдәм күрсәтү өчен ведомство карамагындагы мәгариф учреждениеләренә урта һөнәри белем бирү программалары буенча укучыларны ташламалы кайнар аш белән тәэмин итүне оештырырга киңәш итеп хат җибәрелгән.

Министрлык мәгълүматлары буенча, үткәрелгән мониторинг нәтиҗәсендә Россиянең 78 төбәгендәге 308 мәгариф оешмасында ата-аналары махсус хәрби операциядә катнашучы 12 554 бала белем алуы ачыкланган. Бүгенге көндә 49 учреждениедә 1 579 бала ташламалы кайнар ризык белән тәэмин ителә.

Стенякина аңлатып үткәнчә, махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләре тигез ташламаларга ия булырга тиеш. Ул министрлыкка бу инициативага игътибар күрсәткәннәре һәм уку йортларына тиешле тәкъдим җибәргәннәре өчен рәхмәт белдерде. Хәзер көллиятләр һәм техникумнар махсус хәрби операциядә катнашучыларның балаларын бушлай ризык белән тәэмин итә алачак, һәм бу ярдәм чарасы мөмкин кадәр тизрәк гамәлгә ашырылсын өчен кулдан килгәннең барысын да эшләнәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100