news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Махсус операциядә катнашучыларның балалары югары уку йортларында квота буенча укый ала

Махсус хәрби операциядә катнашучыларның һәм Саклану министрлыгы белән контракт төзегән гражданнарның балалары Татарстан югары уку йортларына аерым квота буенча бюджет бүлегенә керә ала. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында брифингта республика мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин сөйләде.

Спикер билгеләп үткәнчә, 2024 елда, гадәттәгечә, укырга кабул иткәндә аерым конкурслар уздырыла: бюджет урыннарына кабул итү; инвалид балалар, I һәм II төркем инвалидлар өчен махсус квота кысаларында укуга кабул итү; максатчан укуга кабул итү квотасы буенча укырга керү; аерым квота кысаларында укырга алу.

«Аерым квота кысаларында РФ Геройлары, өч Батырлык ордены белән бүләкләнгән кешеләр, хәрби хезмәткәрләр, РФ Кораллы көчләренә йөкләнгән бурычларны үтәүдә ярдәм итү турындагы контракт төзечүләр, Россия Федерациясе Эчке эшләр органнарының махсус хәрби операциядә катнашкан хезмәткәрләре балалары керә ала», - диде ул.

Күрсәтелгән квота югары уку йорты тарафыннан бюджет урыннарының гомуми санының кимендә 10 проценты күләмендә билгеләнә. Хәрби хезмәткәрләрнең һәм һәлак булган, имгәнү яки авыру алган хезмәткәрләрнең балаларын квота буенча имтиханнарсыз кабул итәләр.

Искәртик, киләсе 2024-2025 уку елына Татарстанда югары уку йортларына 22 меңнән артык бюджет урыны бүлеп бирелгән, бу узган елгыдан 5,5 процентка күбрәк.

Россия Кораллы көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында һәм 117 телефон номерына шалтыратып белергә була.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100