Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Махсус операциядә катнашучыларның балалары тулай торак өчен түләүдән азат ителүе ихтимал
«Гадел Россия – Дөреслек өчен» партиясе рәисе Сергей Миронов һәм фракция депутаты, Думаның фән һәм югары белем комитеты рәисе Сергей Кабышев Дәүләт Думасына махсус хәрби операциядә катнашучыларның балаларын студентлар тулай торагында яшәгән өчен түләүдән азат итү турында закон проекты тәкъдим итәргә ниятли. Бу хакта ТАСС агентлыгы партиянең матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбәр итә.
Закон проекты, студентлар тулай торагында урнашкан өчен түләүдән азат ителә торган затларның даирәсен киңәйтеп, «Россия Федерациясендә мәгариф турыда»гы канунга үзгәрешләр кертүне күздә тота.
РФ Кораллы көчләрендә, РФ милли гвардиясе гаскәрләрендә хезмәт итүче, мобилизация буенча хәрби хезмәткә чакырылган яки контракт төзегән махсус хәрби операциядә катнашучыларның балаларына бушлай яшәү хокукы бирергә тәкъдим ителә. Әлеге хокукны Донецк Халык Республикасы Кораллы көчләре, Луганск Халык Республикасы Халык милициясе, Донецк һәм Луганск халык республикалары хәрби берләшмәләре һәм органнары составында 2014 елның 11 маеннан бирле хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан затларның балаларына да бирергә ниятлиләр.
Миронов билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта махсус хәрби операция ветераннары тулай торакта яшәгән өчен түләүдән азат ителсә дә, аларның балалары өчен мондый ташлама каралмаган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз