news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Махсус операциядә катнашучыларның балалары Казан бакчаларына чиратсыз кабул ителәчәк

Махсус операциядә катнашучыларның балалары Казан бакчаларына чиратсыз кабул ителәчәк
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Махсус хәрби операциядә катнашучы кайбер гражданнарның балалары мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренә чиратсыз кабул ителү хокукын алды. Шул хактагы карар Татарстан башкаласы башкарма комитетының документлар һәм хокукый актлар җыентыгында урнаштырылган.

Элегрәк документка Россия Кораллы Көчләренә мобилизация буенча чакырылган гражданнарның балаларына кагылышлы пункт кертелгән иде.

Үзгәрешләрне исәпкә алып, ул болай яңгырый: «махсус хәрби операциядә катнашучы гражданнар, Россия Федерациясе Кораллы Көчләренә мобилизация буенча хәрби хезмәткә чакырылган гражданнар, Россия Федерациясе милли гвардиясендә хезмәт итүче хәрбиләр һәм затлар, Татарстан Республикасында формалаштырылган «Алга» һәм «Тимер» батальоннарында хезмәт итүче гражданнар, махсус хәрби операция барышында үз теләге белән хәрби бурыч үтәүче гражданнар, махсус хәрби операция зонасына җибәрелгән Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы, Россия Федерациясе Федераль Иминлек хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе хезмәткәрләренең балалары, шулай ук махсус хәрби операциядә катнашу нәтиҗәсендә һәлак булган (үлгән) гражданнарның югарыда аталган категорияләренең гаиләләренә (гаилә әгъзаларына)».

Март аенда «Татар-информ» агентлыгы бу документ хакында язган иде. Ул вакытта аның проекты коррупциягә каршы экспертиза узды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100