news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Махсус операциядә катнашучыларны мыскыл иткән өчен үзбәк якташлыгы башлыгына эш ачылды

Мәскәүдә махсус хәрби операциядә катнашучыларны мыскыл иткән өчен үзбәк якташлык җәмгыяте башлыгы Усман Баратовка карата җинаять эше кузгатылды, дип хәбәр итә Россия Тикшерү комитеты.

Тикшерү мәгълүматлары буенча, 2023 елның декабрендә Баратов һәм башка затлар, Мәскәү төбәге территориясеннән торып, социаль челтәрдәге шәхси сәхифәләрендә «Россия Федерациясе гражданнары, шул исәптән махсус хәрби операциядә катнашучылар арасыннан бер төркем кешенең абруен кимсетә торган» язма урнаштырган.

Тикшерү гамәлләре үткәрү өчен Баратовны башкала Тикшерү комитеты бүлекчәсенә китергәннәр.

news_right_1
news_right_2
news_bot